Яңалыклар укучы
Тара шәһәрендә татар теле бәйгесе үтте
Омск өлкәсендә менә инде 20 елдан артык татар теле буенча олимпиада үткәрелеп килә. Анда катнашучылар, асылда, татар авыллары мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче укучылар була.
Олимпиаданың үткәрү урыны итеп еш кына татар авылы сайлана. Мәсәлән, соңгы 6-7 ел эчендә татар теле олимпиадасы Большеречье районының Үләнкүл авылында үткәрелде. Быел оештыручылар урынны үзгәртергә һәм татар теле бәйгесен район үзәге булган Тара шәһәренең 5-нче санлы гомум белем мәктәбендә үткәрергә булдылар.
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне!
Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Бүген - 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.
Ихтирам белән, сезнең Белем.ру
Укытучылар мәктәптән ник китә?
Россия мәгарифе тәҗрибә мәйданын хәтерләтә. Даими рәвештә яңа укыту программалары, нанотехнологияләр һәм замананың башка модалы терминнарын кулланышка кертергә яраткан түрәләребезнең ничек үзләренең башы әйләнми диген!
БДИ авырткан башка тимер тарак булып кадалганы гына җитмәгән, инде электрон журнал дигәннәре гамәлгә кереп маташа. “Татарстан 2012 елда тулысынча электрон журналларга күчереп бетерү турында карар кабул иткән Россиянең бердәнбер төбәге”, - диде Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов.
Яшь биючеләр - «Кышкы әкият»тә
12 февраль көнне Казанда инде матур традициягә әверелергә өлгергән «Кышкы әкият» бию турниры тәмамланды, анда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 200дән артык пар катнашты.
10 еллык тарихы булган әлеге бәйге яшь талантларны барларга ярдәм итә, кечкенә биючеләрдә сәнгатьнең бу төренә мәхәббәт тәрбияләргә булыша.
Язгылары булмый, җәйгеләре - озая
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 154 мәктәбенә язгы каникулларны уздырып тормаска тәкъдим итте. Мондый зарурлык әлеге белем бирү учреждениеләрендә быелга планлаштырылган капиталь ремонт буенча зур күләмле эшләр аркасында туган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра
Бүген, 7 февраль көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Татарстан Республикасыда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты, "ТНВ-планета” дип аталган яңа телеканал проекты белән бәйлеләре бар.
Казан яшь талантларны барлый
4 нче февраль көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында күптән инде матур традициягә әверелгән «Алтын башмакчык» бәйгесе үткәреләчәк.
Әлеге конкурста Казанның балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән 25кә якын коллектив һәм башкаручы чыгыш ясаячак. Чара быел инде 4 нче тапкыр уздырыла. 400гә якын катнашучы тамашачыларга заманча һәм эстрада биюләре тәкъдим итәчәк. Халык биюләренә исә игътибар аеруча зур булачак, дип белдерә оештыручылар.
Төмәндә иң яхшы татар егете һәм кызын эзлиләр
Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез әлеге төбәк татарларын берләштерү максатыннан берсеннән-берсе кызыклы һәм файдалы чаралар оештырып тора.
Студентлар арасында IV региональ "Ана теле - 2012" конкурсы
2012 нче елның 20-21 февралендә Башкорт дәүләт педагогия университетында (Башкортостан, Уфа) студентлар арасында IV региональ "Ана теле - 2012" конкурсы уздырылачак. Бу конкурс "Ел укытучысы" конкурсының аналогы булып тора. Педагогик университет һәм колледжлардан татар теле бүлеге студентларын конкурста катнашырга
чакырабыз.
Контакт телефон: 8-903-353-10-44
Бәйге турында мәгълүмат порталның элемтә хезмәте аша Гареева Раушания Рәүф кызыннан килеп иреште.
«Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез? (фикерләр)
Премьер-министр Владимир Путин илебезнең “мәдәни канун”ын билгеләүче һәм һәр мәктәп баласы укырга тиешле 100 китаптан торган исемлек төзергә тәкъдим итте. Премьер үз фикерен бу атнада бастырылган “Россия: милли мәсьәлә” дигән мәкаләсендә дә җиткерде. Исемлекне төзүгә Путин мәдәният өлкәсендәге олпатларны җәлеп итмәкче.
«Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез?
Евгений СТРУКОВ, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә директоры (Казан):
Эш тәкъдимнәре
|
Башка вазыйфа
юк
Яр Чаллы шәһәре
0 сум.
|
Башка вазыйфа
5-10 ел
Казан шәһәренең Вахитов районы
0 сум.
|
Башка вазыйфа
5-10 ел
Казан шәһәренең Вахитов районы
0 сум.
|
Эш эзләүчеләр
|
Сәркатип
10 елдан артык
Яшел Үзән
Иркен кулланучы
10,000 сум.
|
Математика укытучысы
5-10 ел
Казан шәһәренең Киров районы
Иркен кулланучы
10,000 сум.
|
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
5-10 ел
Казан шәһәренең Совет районы
Документлар, таблицалар, презентацияләр төзим
8,000 сум.
|
|
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1-3 ел
Казан шәһәренең Мәскәү районы
Иркен кулланучы
8,000 сум.
|
Җәмгыять белеме укытучысы
10 елдан артык
Казан шәһәренең Совет районы
Иркен кулланучы
10,000 сум.
|
Җәмгыять белеме укытучысы
10 елдан артык
Казан шәһәренең Вахитов районы
Иркен кулланучы
15,000 сум.
|
