Белем.ру яңалыклары
"Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.01.2011 көнне дөнья күргән 114/11 номерлы "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесен оештыру һәм үткәрү турында" приказы нигезендә 7-17 март көннәрендә бәйгенең икенче туры үткәрелде.
Казан укучыларына Бөекбританиядә белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә
Мәктәп укучыларының Бөекбританиядәге East Anglia университетында белем алу мөмкинлеге булачак. Әлеге университетта белем алу өчен иң элек стипендиягә ия булырга кирәк. Моның өчен 24 март көнне 15-17 сәгатьтә Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәбендә бушлай тест узу сорала. Әлеге стипендияләрне студентларны чит илнең югары уку йортларына керергә әзерләүче INTO Partnership оешмасы тәкъдим итә.
Казанда “Татарстанның ел укытучысы-2011” конкурсы башлана
“Татарстанның ел укытучысы-2011” конкурсының сайлап алу турларында республиканың барлык шәһәр-районнарыннан 1,5 меңгә якын педагог катнашты.
Кичә Казанның Совет районында урнашкан 178 нче урта мәктәптә “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2011” конкурсын ачу тантанасы узды.
Педагоглар арасында һөнәри бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә 90 нчы елларның урталарыннан бирле үткәрелеп килә. Быел конкурста 1,5 меңгә якын педагог катнашты. Аларның иң яшенә - 24 яшь.
"Сайрар кошларны каршылап" фотобәйгесе
"Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә форум кысаларында "Сайрар кошларны каршылап" фотобәйгесен игълан итә. Бәйгедә катнашу өчен ниләр кирәк соң? Моның өчен:
Үзегез генә яисә гаилә ярдәме белән сыерчык оясын ясарга,
Әлеге сыерчык оясы янында фотога төшәргә,
Сабантуй форумында теркәлергә,
Казанның 14 яшьлек моделе дөньяның иң матур кызы исемен яулады
Казанның 14 яшьлек моделе Полина Ульянова дөньяның иң матур кызы исемен яулады. Бу турыда http://www.kznportal.ru сайты хәбәр итә.
«Little miss & mister Galaxy 2011» дип аталган гүзәллек һәм талантлар фестивале Болгариядә оештырылган, 28 февральдән алып 7 мартка кадәр дәвам иткән. Анда Франция, Бразилия, Кытай, Македония, Украина, Көньяк Африка Республикасы, Англия, Болгария һ.б. ил гүзәлләре катнашкан.
Яшел Үзәннең үз Сөембикәләре бар! (+фоторепортаж)
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу белән без гүзәл затларыбызның матурлыгына, укымышлылыгына, горур булуына, уңганлыгына, сөйкемлелегенә һәм башка күп кенә сыйфатларына сокланабыз, әлеге сыйфатларга ия булган Сөембикә ханбикәбезне искә төшерәбез.
Яшел Үзән районы да үз гүзәлләрен Сөембикә белән тиңли, районның мәктәп укучылары арасында ике елга бер тапкыр оештырылып килә торган гүзәлләр бәйгесен дә алар "Сөембикә" дип атаганнар.
Бүздәктәге нәни йолдызлар
Башкортстанның Бүздәк авылында "Бүздәк сандугачлары" дип исемләнгән балалар җырының XII район конкурсы үтте. Быел ул Башкортстанда үтүче милләтара татулык елына багышланган иде. Район гербында биюче торналар булса да, җырлаучы балалар сандугачтан ким түгел икән. Нәни башкаручылар район мәдәният йортында татар, башкорт һәм рус телләрендәге җырлары белән яңгыратып тордылар.
Быелгы конкурста районның барлык авылларыннан 5 яшьтән 12 яшькә кадәр 50 бала катнашты. Конкурс нигезләмәсе таләбе буенча һәрберсе икешәр җыр башкарды. Финалга 16 бала чыкты.
Татарча балалар өчен иярчен телеканалы булачак
5 мартта "Татмедиа" республика агентлыгының 2010 ел нәтиҗәләрен барлаган коллегиясе вакытында бу турыда "Татарстан - яңа гасыр" телерадидиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белдерде.
«Озын тәнәфес» яшь артистларны барлый
Башкалада «Озын тәнәфес-2011» гомумбелем бирү учреждениелар шәһәр фестиваленең бәйге көннәре башланды. Фестиваль өч этапта оештырыла. Беренче сайлап алу туры мәктәп эчендә, икенчесе район күләмендә, өченчесе исә шәһәр дәрәҗәсендә узачак. Шәһәр турында һәр районыннан 1, 2, 3 урыннарны яулаган өчәр мәктәп катнашыр дип көтелә.
Фестивальдә Казан мәктәпләрендә 1-11 сыйныфларда укучы мәктәп балалары катнаша ала. Алар музыка, бию, театр кебек төрле юнәлешләрдәге номинацияләрдә бәяләнәчәк.
Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү системасы белән бәйле бәйгеләр башлана
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2011 елда Татарстан Республикасы балалар бакчасы” һәм “2011 елда Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе” дигән республика бәйгеләрен уздыру турында игълан итә.
“2011 елда Татарстан Республикасы балалар бакчасы” конкурсында мәктәпкәчә белем бирү гомумбелем бирү программасын тормышка ашыручы барлык төрдәге балалар бакчалары катнаша ала. Әлеге бәйге быел өченче тапкыр оештырыла. Конкурста катнашучылар алты номинациядә көч сынаша ала.
Эш тәкъдимнәре
|
Башка вазыйфа
5-10 ел
Казан шәһәренең Вахитов районы
0 сум.
|
Башка вазыйфа
юк
Яр Чаллы шәһәре
0 сум.
|
Сәркатип
1 елдан кимрәк
Яр Чаллы шәһәре
8,000 сум.
|
Эш эзләүчеләр
|
Математика укытучысы
5-10 ел
Казан шәһәренең Киров районы
Иркен кулланучы
10,000 сум.
|
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
5-10 ел
Казан шәһәренең Совет районы
Документлар, таблицалар, презентацияләр төзим
8,000 сум.
|
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1-3 ел
Казан шәһәренең Мәскәү районы
Иркен кулланучы
8,000 сум.
|
|
Сәркатип
юк
Яшел Үзән
Иркен кулланучы
10,000 сум.
|
Җәмгыять белеме укытучысы
10 елдан артык
Казан шәһәренең Вахитов районы
Иркен кулланучы
15,000 сум.
|
Җәмгыять белеме укытучысы
10 елдан артык
Казан шәһәренең Совет районы
Иркен кулланучы
10,000 сум.
|
