Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Башым иям, бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям, бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә,-

дип язды Муса Җәлил турында чуваш халык шагыйре Педер Хузангай.

Чыннан да, Муса Җәлилнең милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. Ул-татар халкының исемен бөтен дөньяга яңграткан шагыйрь. Шуңа күрә  Муса Җәлилнең дөнья әдәбиятында, музыка, сәнгатьтә тоткан урыны чиксез зур.

Беркетелгән файлКүләме
Office presentation icon МусаПрезентация1.ppt3.32 MB