Олимпиадага әзерләү планы

 “Сәләтле укучылар” белән эшләү максаты:

 

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

3. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү.

4. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

 

 

 

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

 

1. Туган телне өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3. Туган тел буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5. Теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6. Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7. Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

8. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү.

 

Беркетелгән файлКүләме
Microsoft Office document icon ОЛИМпиада планы.doc50 KB