Шагыйрь Рөстәм Зәкуан сайты

Шагыйрь Рөстәм Зәкуан сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа.

Рөстәм туган авылы Үчәлледә сигезьеллык, аннан соң Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шул елларда ук аның беренче мәка­ләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм район газетасы «Маяк»та басыла башлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рөстәм туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журна­листика бүлегендә белем ала, җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Республиканың «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Та­тарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. Уни­верситетта актив җәмәгать эше алып бара, язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша, татар халык хорының актив җырчысы, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара.

Әмма аның киләчәк тормышы башка эздән кереп китә. Республика, район газеталарына эшкә чакыруларына да карамастан, ул 1980 елда ту­ган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та тормый, авылның партия оешмасын җитәкли. Ә инде 1985 елда аны районның иң артта калган «Янтарь» совхозына директор итеп билгелиләр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре» дигән исем бирелә.

Табигый ки, Рөстәм Зәкуанның бүгенге әсәрләрендә тасвирланган авыл кешесенең уй-кичерешләре, язмышы, авылның үткәне һәм бүгенгесе, — аның егерме ел авылда үткәргән гомеренең иҗади чагылышы булып тора.

2000 елда Рөстәм Зәкуан Әлмәт шәһәренең «Татнефть» берләшмәсе­нең эшчеләрне тәэмин итү идарәсенә директор урынбасары итеп эшкә чакырыла, ләкин туган як кире үзенә тарта. 2001 -2004 елларда ул кабат Чатыртаулы Азнакайда. Район һәм шәһәр хакимияте башлыгы, шагыйрь Әнәс Исхаковның беренче урынбасары буларак баштанаяк эшкә чума. 2004 елда Татарстан Дәүләт советы депутаты булып сайлангач, Дәүләт советы­ның икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Актив җәмәгать эшләре алып бару белән бергә татар шигъриятендә үзенең сүзен укучыга җиткерергә омтыла.

Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗига­ле тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле. Р.Зәкуан — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2018 елда Казанда вафат булды.

Чыганак: https://sptatar.com