30 июньдә Яшел Үзәннең база мәйданчыкларында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы узачак. Секциянең эше программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмаларының эшчәнлегенә багышланачак. Секция утырышында мәгариф идарәсе башлыгының методик эш буенча урынбасарлары, мәгълүмати-методик бүлек башлыклары һәм муниципаль мәгариф идарәләренең өлкән методистлары, инновацион белем бирү оешмалары җитәкчеләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүлә