Укытучы эшчәнлеген иҗади оештыру
Мәктәп үсешенең хәзерге шартлары һәм яңа эш формалары укытучы хезмәте эчтәлеген, аның һөнәри әзерлеген һәм квалификация дәрәҗәсен, мөгаллимнәрне аттестацияләү ысулларын билгеләү, фәнни-тикшеренү эшен оештыруны һ. б. мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя.
Дәүләт яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне иң әһәмиятле эш дип саный һәм үз идеяләрен мәктәп аша гамәлгә ашыру өчен мөгаллимгә киң иҗат иреге тудыра.
Укучыларны төрле формада укыту, шул исәптән шәхси мәктәпләр ачу хокукы бирелә. Әмма белем алу формасын, метод, эчтәлеген сайлау иреге, көйләнмәүче мөнәсәбәтләр барлыкка килү нәтиҗәсендә мәгариф системасында дипломнары халыкара дәрәҗәдә һәм дәүләт (федераль) дәрәҗәсендә танылмый торган белгечләр әзерләнә башлады. Ә бу исә мәктәп һ.б. уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә алганда аларның белем дәрәҗәсен тикшерүгә өстәмә чыгымнар тотуны таләп итә һәм дәүләт мәгариф системасын торгызуда, үстерүдә кыенлыклар китереп чыгара.
Яңа икътисадый шартларда укытучы хезмәтен стандартлаштыру процессы яшәп килүче мәгариф системасын камилләштерү, укытучының өр-яңа форма, чара, методларны куллану мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Аның ярдәмендә белемнең абруен күтәрергә, укучыларның мәктәптән читләшүен кисәтергә, һәр дәрәҗәдә белем бирүне гамәлгә ашыруда бердәм сәясәт алып барырга мөмкин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Укытучы эшчәнлеген иҗади оештыру | 8.91 KB |