Мин һәм минем гаиләм
Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, укучылар! Без “Мин hәм минем гаиләм” дигән кичәгә җыйналдык. Аның максаты – гаиләләрнең ныклыгын сынау, аларны бер-берсе белән дуслаштыру. Без бүген шушы олы максатыбызга ирешербез дип ышанабыз. Дуслыкта көч сынала. Ягез әле, бүгенге кичәне башлап җибәрик.
Сезнең игътибарга Зиганшина Индира “Кояшлы ил”җырын башкара.
Әйе, балалар, бу сүзләр – безнең яраткан сүзләребез. Әти,әни, әби, бабай – безгә бик якын кешеләр. Алар, бишек җырларын көйли–көйли, бөтен өметләрен, хыялларын сезгә багышлаганнар. Үскәч тә, олы яшькә җиткәч тә әти-әниләрегезгә сез бала булып каласыз.
Әниләр белән беррәттән әтиләр дә сезне яраталар. Әниләрегезнең вакытлары булмаганда, алар да, сезне кулларына алып, ышанычым булыр, дип иркәләгәннәр. Ә сез үскәч, аларга бик күп эшләрдә ярдәм итәрсез, сез – аларның ышанычлы терәге.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мин һәм минем гаиләм | 7.23 KB |