Укучылар арасында хокук бозуга каршы профилактик эш
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль- психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, аракыдан эзлиләр, бу төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, мәктәптә эшләүче педагоглар алдына төрле социаль-актив позицияле, негатив күренешләргә “юк” дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәчәктә үзенең урынын табарга тиеш.
Укучылар белән хокук бозуга профилактика – катлаулы, күп аспектлы, дәвамлы эш. Хокук бозуны кисәтү эшнең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру. Бу эшне бүтән бер генә социаль структура да башкара алмый. Монда искәрмә итеп гаиләне алырга мөмкин, ләкин кайвакыт гаилә үзе профилактика объекты була.
Башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып укучыларга нормаль үсеш өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыгучы кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм педагогик-психологик дөрес чаралар күрү тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
ziyatova_profilaktik_esh.zip | 160.65 KB |