РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН ТӘРБИЯ ЭШЕНДӘ КУЛЛАНУ
Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Яшь буынны шәхес итеп тәрбияләү проблемасы күп кенә язучыларыбызның, мәгърифәтчеләребезнең әсәрләрендә чагылыш таба. Шуларның берсе бүгенге көндә күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин. Аның әсәрләре хәзер шәхес тәрбияләүдә киң кулланыла башлады. Кем соң ул Ризаэддин Фәхреддин?
Ризаэддин Фәхреддин – бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист. Ул 1859 елның 17 гыйнварында хәзерге Әлмәт районы Кичүчат авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан, әтисе Фәхреддин хәзрәттән ала. 7 яшендә аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Аннан Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә 10 ел белем ала. Мәдрәсәнең өлкән сыйныф укучысы булган вакытта ук башлангыч сыйныф балаларын укыта. Укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Р. Фәхреддин бу һөнәренә гомере буе тугырылыклы булып кала. Мәдрәсәдә укуын тәмамлагач та балалар укытуын дәвам итә. Укыту эше белән бергә, фәнни эш белән дә шөгыльләнә, бик күп китап, мәкаләләр яза. Р. Фәхреддин, яшь буынны тәрбияләү- бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул укытучыларның, ата-аналарның даими игътибарын таләп итә, дигән фикерне күтәрә. Моңа дәлил итеп, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган бик күп китаплар яза. Болар: “Нәсыйхәт-1”, “Нәсыйхәт-2”, “Нәсыйхәт-3”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ир”, “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата” һ.б.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН ТӘРБИЯ ЭШЕНДӘ КУЛЛАНУ | 10.95 KB |