Р. Фәхреддин – дин һәм әхлак хадиме
Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме – әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Ризаэддин бине Фәхреддин дә динсезләр каршысында дин галимнәре белән сукырлар каршысында кояш яктысы бер төрле, ди.
Динебез татар халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды, болганчык заманнарда да халкыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен онытмады, иманын югалтмады. Дин – башка дөньяви фәннәр – химия, биология, физика, математика кебек үк фән икән. Әмма алардан аермалы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта, ягъни дин, рух яссылыгында танып белергә өйрәтә. Р.Фәхреддин киләчәкне шулкадәр дөрес итеп ничек күрә алды икән? Ул бит безне барыбызны да үз хезмәтләре аша кисәтте. Милләтебезне саклап калу юлларын ачып бирде. Бүгенге көндәге үзгәрешләр булмаса, халык үзенең телен дә, мәдәниятен дә онытыр иде. Онытып бара иде инде. Татар кешесе үзенең милләтен яшерер дәрәҗәгә килеп җиткән иде. Дин турында әйткән дә юк. Халкыбызның ике буыны җимерелгән мәчетләр өстендә динсез итеп тәрбияләнде. Милләтебезнең асыл ирләре "халык дошманы"на әйләнде, тик татарлар көчле халык булып чыкты. Динне саклап кала алды. Яңадан мәчетләр төзелә башлады.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Р.Фәхреддин –дин һәм әхлак хадиме | 16.76 KB |