Төремкәй. 1 нче сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)
28 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Вахитов районы “5 нче лицей” МБОУ нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Гулаева Роза Җәүдәт кызы
Максат:
1) укучыларның кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерү;
2) әкиятне аңлап,игътибар белән тыңлауны камилләштерү;
3) укучыларда гаиләдә һәм бер-берсенә карата дус-тату яшәү мөнәсәбәтләрен тәрбияләү;
Дәреснең тибы:яңа материалны аңлату
Материал һәм җиһазлау: презентация (табышмаклар, кроссворд, сүзлек эше, музыкалы уен, музыкалы физкультминутка, әкият, рәсемнәр, схема), уенчыклар, техник җиһазлар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар! (укытучы апа!)
- Хәерле көн, укучылар! (Хәерле көн, укытучы апа!)
- Хәлләрегез ничек? (Бик яхшы, бик әйбәт!)
- Укучылар бүген безгә кунакка Бака килгән. Аның сезнең белән исәнләшәсе килә: (Слайдта Бака җырлап күрсәтә)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Төремкәй 1 нче сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) | 6.94 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: