«Башваткыч» уены
17 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Галиахметова Айгөл Фәрит кызы, Татарстан Республикасы Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Экранда башваткыч. Анда 21 сорауның җавабы яшерелгән. Сорау – миннән, җавап – сездән. Мин биргән сорауларга кем күбрәк җавап бирә, шул бәйгедә җиңүче була. Ә инде җавап әзер булса, кулыгызны күтәрәсез. Җанатарлар арасында дөрес җавапны белүчеләр булса, кул күтәреп кенә җавап бирергә мөмкин. Рөхсәтсез җавап кычкырган очракта, кагыйдәләрне бозучы класстан чыгып китәргә мәҗбүр булачак.
Хәерле сәгатьтә дип, “Башваткыч” уенын башлап җибәрәбез! Һәммәгезгә дә уңышлар телим.
- Фонетик канун, сүзләрдә арттагы иҗекнең үзеннән алда килгән иҗеккә ярашуы (Сингармонизм)
- Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” повестендагы төп герой (Айдар)
- Дөрес әйтү һәм дөрес сөйләү кагыйдәләрен өйрәнә торган фән. (Орфоэпия)
- Татарстан гимнына көй язган композитор (Р. Яхин)
- Татар әдәбиятында беренче музыкаль драма (“Галиябану”)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«Башваткыч» уены | 1.98 MB |
Ресурс төре: