Сәламәтлек дус янына сәяхәт
28 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Түбән Кама шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гүзәлия Нурулла кызы
Бала:
Әби, әби! Мин беләм. Иң файдалы үлән – мәтрүшкә!
Бер бала бу үлән турында әбигә сөйли, икенчесе – мәтрүшкәле чәй әзерли һәм әбигә эчертә.
Мәтрүшкә турында
Күп чәчәкләр белән бергә
Бер үк җирдә үсәләр.
Шифасы күп булсын өчен
Чәен ясап эчәләр.
Июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Аның препаратлары тынычландыралар, ашкайнату һәм бронх бизләре эшчәнлеген көчәйтәләр. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастрит булганда файдаланалар.
Мәтрүшкә аш тәмләткеч буларак та, төрле авыруларны: үзәк нерв системасын, сулыш юлларын, эч авыртуларын, салкын тигәнне дәвалаучы буларак та хезмәт итә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сәламәтлек дус янына сәяхәт | 19.78 KB |
Ресурс төре: