"Батыр үлә үлмәс ат алып" (Муса Җәлилгә багышланган дәрес)
"Эзтабар" төркеме М.Җәлилнең әсирлектәге тормышы һәм иҗатына багышланган язмаларны, каләмдәшләренең истәлекләрен туплады. 1942 нче елның җәендә сафларында шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Ул бер концлагерьдан икенчесенә “яшәү белән үлем” арасында озын юл уза һәм 1942 елның азагында язмыш аны Польшадан Демблин лагерына илтә. Биредә фашистлар милли легионнар төзү белән шөгыльләнәләр.
М. Җәлил “Идел-татар” легионы оештыра. Ул бу легионда мәдәни-агарту эше алып барырга килешә. “Подпольщик” дуслары белән берлектә фашистларның ниятен юкка чыгарыр өчен көрәшә. 1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана, төпле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Батыр үлә үлмәс ат алып" (Муса Җәлилгә багышланган дәрес планы) | 308 KB |