Бәетләрдә халык язмышы
13 Jun, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы, ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1. Бәет турындагы теоретик төшенчә белән танышу.
- Укытучы бәетләрнең җанр буларак күптәннән формалашуын тарихи чыганакларга, өстәмә әдәбиятка нигезләнеп аңлата.
- Бер укучы дәреслектән бәет турындагы татарча теоретик белешмәне укый.
- 2 нче укучы “бәет” төшенчәсенең русчага тәрҗемәсен укый.
- Укытучы, сораулар биреп, укучыларның аңлавын тикшерә. 26 нчы биттәге биремнәр эшләнелә.
2. Сүзлек белән эш.
- Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.
- Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.
- Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.
3. “Сак-Сок” бәетен уку. Укытучы сәнгатьле итеп укып күрсәтә.
Укытучы сораулар бирә:
- Бәет нәрсә һәм кемнәр турында? Алар нишлиләр?
- Әниләре балаларын ни өчен орыша һәм каргый?
- Әниләре каргаганнан соң, малайлар нинди кыяфәткә керәләр?
- Ике туган ни өчен кавыша алмыйлар?
- Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк?
- Ә сезгә әти-әниләрегез нәрсәләр өйрәтәләр, нинди киңәшләр бирәләр?
- Сез аларның сүзләрен һәрвакытта да тыңлыйсызмы?
4. Бәетне укучылар чылбыр буенча укыйлар.
5. Укучылар бәетнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйлиләр.
6. Ания Туишева башкаруында бәетнең аудиоязмасын тыңлау.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәетләрдә халык язмышы (VII сыйныф) | 41 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: