Гамил Афзал иҗатында сатирик герой концепциясе
Гамил Афзал татар әдәбиятына 50 нче еллар башында килеп керә. Әдипнең 50-60 нчы елларда язылган шигырьләрендә юмор-сатира жанры, аннан соңгы чорларда туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр һәм башкалар турындагы лирик, публицистик әсәрләре өстенлек алуы күренә.
Сатирик әсәрләре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә; җәмгыятьтәге һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрне, ямьсез күренешләрне, нигездә, ике төркемгә бүлеп тәнкыйтьли: берсендә әхлаксыз эш-гамәлләрне турыдан-туры фаш итсә, икенчесендә исә һәркемгә яхшатлы булып, сафсата сатып, берни булдыра алмаучылардан, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җаваплылыктан качучылардан мактанган булып көлә.
Шунысы кызык: инде ул шигырьләр язылуга 50-60 еллап вакыт узса да, алар актуальлекләрен һич кенә дә җуймаганнар. Гамил Афзал геройлары бүген дә арабызда яши, ул образлар бүгенге чор кешеләрен дә чагылдыра, әдип шул еллар ераклыгыннан торып, бүгенге көнгә караган кимчелекләребездән көләдер кебек тоела.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Гамил Афзал иҗатында сатирик герой концепциясе | 26.79 KB |