Рус шәһәрләрендә гомер итүче татар яшьләренең киләчәге
«Үзенең туган төбәгеннән, Идел йорттан киттеме инде – бетте татар! Инде Ярослауга китеп, менә син үзең никадәр татар булсаң да, синең нәселең бер-ике буыннан бетте дигән сүз».
Галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Юсупович Миннегулов миңа нәкъ шушы сүзләрне әйткән иде. Әлеге фикернең хак булмавын белсәм дә, әлбәттә, бу сүзләр мине елатырлык иде. Ләкин мин бәхәснең кызганлыгына карамастан, үз сүземдә тордым. Ә барысы да замана үзгәрешләреннән татарлар да артта калмаска тиеш дигән сүздән башланды.
Ничек инде чит җиргә киткән өчен генә синең татарлыгың бетсен? Кешенең күңеленә миллилек сеңгән икән, каныңда татарлык бар икән, ул барыбер үз динендә калып, үз телендә сөйләшәчәк, моны балаларының балаларына да җиткерәчәк. Киресенчә андый милли проблемалар читтә яшәгән татарларга ачыграк күренә. Форум, семинар, конгресс, театр, концертларга йөргәнгә миңа кызыклы вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә. Мәсәлән, Казанда, гомумән, Татарстанда нинди генә зур уку йортына, оешмага кермә, татарлар арасында астыртынлык, саранлык, үҗәтлек, көнләшүнең киң колач алганын күрергә була. Ә менә читтәгеләр, киресенчә ата-ана кадерен тоя башлый, әлеге хисләр нәтиҗәсендә шигырь, җыр иҗат итеп, кинолар төшерергә омтылып, бер-берсенә ярдәм күрсәтеп гомер итәләр.
Ярославль шәһәрендә яшәүче татарларның иҗтимагый оешмасы «Нур»ның Совет әгъзасы буларак, миңа буыннар алмашы, телне оныту һәм башка милли проблемалар якын таныш. Соңгы ун-унбиш ел эчендә генә дә илебездә, тормышыбызда бөек үзгәрешләр булды. Һәм алар тел югалу, гореф-гадәтләрнең үзгәрүенә, бөек язучы, әдипләребезгә игътибар кимүгә, милли йолаларыбыз онытылуга йогынты ясамый калмый. Әлеге үзгәрешләр заманында туган кеше ничек тәрбияләнсен, әлбәттә тирә-юнендә күргәннәр белән, чорнап алган мохит тәэсирендә үсә, үзгәрә. Кайбер өлкән буын кешеләре моны аңлап бетерә алмый. Алар элеккегене, үткәннәрен уйлап, хәзерге яшьләрнең тормышы да шулай үтәргә тиеш дип уйлый күрәсең. Ләкин бу инде чын хакыйкатькә туры килми. Чөнки әйткәнемчә, хәзер аларның үзләренә дә, заманага яраклашыр өчен ияләшкән колеяләреннән тайпылырга туры килә. Чөнки моны техникага тулысы белән диярлек корылган яшәеш таләп итә. Хәзер 70-75 яшьлек әби-бабайларыбыз (аларны әби-бабай дип атап та булмый, апа-агай дисәк дөресрәк булыр) социаль челтәрләрдә утырып, электрон почта, ватсапны рәхәтләнеп куллана. Шулай итеп журнал-газеталарны да бик сирәк кулына ала. Шуның нәтиҗәсендә килеп туган мәсьәләне чишәргә тотынабыз.
Мәсәлән, минем фәнни җитәкчем дә: «Казан утлары» журналына язылырга онытма дип, әллә ничә тапкыр әйтте, Ярославльдәгеләрне дә яздырт», − ди. Моның барып чыкмаслыгын да бик яхшы аңлыйм. «Электрон вариантын интернеттан укып була ич», − дим. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәисовна да, мондагы барлык апаларны, кызларны җыеп, чигү чигәргә өйрәтергә куша. Анысын да бер-ике тапкырдан артырлык эш түгел. Элек чигү чиккәннәр чигүен, чөнки ул яшәеш өчен кирәк булган. Егетләрне сөлге, кулъяулык белән сөендергәннәр. Хәзер аның кирәге юк, «фабричный» кулъяулыклар кулдан чиккәненнән берни белән дә аерылмый. Без монда әбиләргә өйрәтеп карадык, ялкаулар дип әйтмим, кирәген тоймыйлар. Чыннан да шулай. Башка өлкәләрдә бәлки алай түгелдер. Мин Ярославль татарлары турында гына язам. Тәбрис Яруллин да: «Яшьләрне дискотека белән җәлеп итәргә тиеш түгел без», − ди. «Алар аңа болай да җиңел бирелә, саф татар телендә «Мин татарча сөйләшәм» кебек акцияләр, утырышлар үткәрү мәҗбүри», − ди. Татарча аңламаган яшьләр белән анысын да үткәрүдән файда юк.
Лекцияләрдә борынгы йолалар, гореф-гадәтләр турында искә төшереп торабыз: шәм яндырып чигү чигеп утырганнар, кызлар-егетләр аулак өйгә җыелып биеп-җырлап күңел ачканнар, гармунда уйнаганнар, бергә эшләгәннәр һәм башкалар дип. Ни өчен курайда, гармунда уйнаганнар? Чөнки башкасы булмаган. Компьютер, булса, безнең бабайлар интернетта утырып, наушник киеп йөрмәс идеме? Шәм − лампочка, телевизор − компьютер, телефонның станционарымы − кәрәзлесеме кебек гади сүзләрне тәкъдим итсәк дә, һәммәсе дә бу парлы сүзләрнең икенчесен сайлар иде. Димәк, көнкүрешнең дә, милләтебезне саклап калуның да яңа ысулларының нәтиҗәлесен сайлап алып, замана белән янәшә атларга кирәк.
Ничек икәнен инде һәркем үзе хәл итә. Хәзер эшләгән кешегә барысы да бар. Минем карашка дилбегәнең дә күпчелек өлеше яшьләр кулына күчеп бара. Сәләтле, тырыш егет-кызларыбыз барыбер ничектер акыллырак, төптән уйлап эш итүчәнрәк булып үсәләр. Мондый үсеш-үзгәреш яшәешнең һәр чорында да булган.
Хатыйп агага җавап итеп шуны әйтәсем килә – чип-чи рус шәһәрендә татар яшьләре белән эш бар көченә алып барыла. Театрлар куелып, милли рухта конкурслар үткәрелеп, якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләре укытыла. Алай гына да түгел, егет-кызларыбыз Татарстан башкаласына төрле укулар, лагерьларга җибәрелә. Иң мөһиме – аларның телне белү теләге, тарих белән кызыксынулары көчле. Башта ничек итеп җәлеп итәргә икән дип аптырый идем. Татар телен белсәгез, төрки телләрнең барысын да аңлый алачаксыз дип, татар халкының күренекле рәссам, җырчы, язучы, спорт чемпионнарын мактап, кызыклы фактлар, тарихи урыннар турында мәгълүмат бирә идем. Һәм әлбәттә татарча концерт, спектакльләргә алып бара идек.
Ниһаять, әлеге мәкаләне язарга этәргеч биргән һәм шушы язмада ачарга теләгән замана үзгәрешләренең ачык мисалы булган концерт турында да әйтеп үтмичә мөмкин түгел.
Инде татар, башкорт халкының теленә, тарихына кереп калган, легенда булырдай кардәшебез Радик Юльякшин иҗаты турында берничә сүз. Курыкмыйча Радикны рус мохитендә тәрбияләнгән татарларның яшь буын вәкиләренә үрнәк булырлык дип әйтә алам. Тырыш, талантлы егет. Үз теленнән оялмый (ә бит нәкъ 80-90 нчы елгылар татар телен белми.
Татар теле укытучысы була торып үзенең балаларына татар телен өйрәтмәгән ханым белән таныш мин. Ни өчен шулай килеп чыкты, − дип сорагач, заманы шундый иде дип аңлата ул миңа бу күренешне. Андыйлар бер ул гына түгел, оялу шул вакытлардан ук канга сеңеп калган татарның). Радикка әйләнеп кайтсак, аның иҗатында үзгәреш кичергән борынгы җырларны да ишетергә була. Продюсер тарафынан дөрес корылган проект буенча эш алып барылуы, тамашачыларына булган җылы мөнәсәбәте, эш сөючәнлеге хөрмәткә лаек.
Шулай итеп татарча яңгыраган җырларны рус шәһәрләрендә ишетү, ул телдә сөйләшә белмәгән үсеп килүче буынның аларны үзенчә башкарып йөрүе сөенечле күренеш. Кыскасы, буыннар алмашы үз көе белән, бернинди каршылыкларсыз, өлкәннәрне дә, яшьләрне дә үпкәләтмичә уңай якка үзгәреш кичереп, татар халкын алга әйдәсен!