“Айсылу һәм Алёнага кунакка” дидактик уены
15 Jun, 2020 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Хисамова Алсу Марат кызы, бакча мөдире; Зиатдинова Фирдәния Хаҗип кызы, өлкән тәрбияче; Шәйхетдинова Йолдыз Фәрит кызы, тәрбияче
Максат: татар һәм рус милләтенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белемнәрне ныгыту, күзаллауны киңәйтү.
Уен төркемләр һәм аерым шөгыльләр өчен төзелде. Әлеге уенны балалар бакчасы тәрбиячеләре, түгәрәк җитәкчеләре, өй шартларында әти-әниләр уен буларак кына түгел, ә татар һәм рус телләренә өйрәтү, дөрес аралашу чарасы буларак шөгыль итеп тә куллана ала.
Тавыш яздырулы дидактик уен татар һәм рус милләтенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белемнәрне ныгыту, күзаллауны киңәйтүгә ярдәм итә, тарихи җәүһәрләр белән таныштыра. Бала милли киемнәр, уенчыклар, көнкүреш җиһазлары, милли ризыклар, орнамент, язучы-шагыйрьләр, халык авыз иҗаты белән таныша, сүз байлыгын арттыра, уен барышында дөрес сөйләм булдырыла.
Уен комплектына түбәндәге темалар керә:
- Татар һәм рус өе (бүлмәләр, милли бизәлеш)
- Татар һәм рус милли киемнәре.
- Татар һәм рус милли аяк киемнәре.
- Татар һәм рус милли баш киемнәре
- Татар һәм рус милли ризыклары
- Татар һәм рус милли уенчыклары.
- Татар һәм рус милли орнамент.
- Татар һәм рус милли музыка уен кораллары.
- Татар һәм рус язучы, шагыйрләре.
- Әкиятләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Айсылу һәм Алёнага кунакка” (Татар һәм рус телләрендә 5-8 яшьлек балалар өчен ИКТ-технологияләр кулланып дидактик уен) | 174.59 MB |
Ресурс төре: