Дөньякүләм бәйгедә катнашырга соңга калмагыз!
Бәйге үз эченә түбәндәге номинацияләрне ала:
1. .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
2. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе;
3. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
4. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
5. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
6. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
7. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
8. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
9. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
10. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/xv3ad3mZC4BBx7dr7
Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, ВКонтакте һәм Википедия проектлары һ.б. оешмалар белән берлектә үткәрелә. Гран-при – яхшы ноутбук!