Россиядә Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары буенча бушлай навигатор барлыкка киләчәк
Россиядә IX һәм XI сыйныфларда белем алучылар өчен бушлай навигатор әзерләнә. Сервиста Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләнү өчен файдалы мәгълүмат тупланачак. Бу хакта «Российская газета» яза.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев искәрткәнчә, әлеге сервис узган һәм быелгы уку еллары программасының бер өлешен дистанцион формада үткән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әзерләнә.
«Сервисның максаты – аларга мөмкин кадәр ярдәм итү, бөтен файдалы мәгълүматны: видеоконсультацияләр, демоверсияләр һәм әзерлек буенча башка материалларны бер ресурста туплау. Чыгарылыш сыйныф укучылары дөрес тренажерлар эзләп күп вакытларын сарыф итмәсен өчен өстәмә һәм файдалы әйберләр күп булачак. Без бу эшне алар өчен башкарачакбыз», - дип белдерде ул.
Музаев китергән мәгълүматлар буенча, навигатор киләсе ай башында әзер булыр дип көтелә.
Моннан тыш, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе 2021 елда имтиханнар үткәрү форматына бәйле теманы да кузгатты. Аның сүзләренчә, барысы да Россиядәге эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак.