#сәламәтиртә марафоны лимузинда Казан буенча прогулка белән тәмамланды!

#сәламәтиртә марафоны

Файдалы гадәт 21 көндә формалаша, диләр. Килешмим. Минемчә, файдалы гадәтне формалаштыруның төгәл вакыты юк аның.

Кемдер үзе өчен бер тапкыр әйтә дә, шунда ук үз-үзен яхшырту юнәлешендә эшли башлый. Ә кемнәрнедер еллар буе көн саен "тәрбияләп" тә кеше итеп булмый. Бар да кешенең үзеннән тора. Үзконтрольдән һәм үз алдыңа дөрес максатлар куя белүдән!

#сәламәтиртә марафоны нәкъ менә шундый проектларның берсе булды! Марафон дигәндә - 42 км йөгерү түгел, ә 21 көн дәвамында иртән иртүк торып, урамга саф һавага чыгып йөгереп кайту күз алдында тотылды.

Бүген, 27 нче август иртәсендә, марафончылар 21 нче көн рәттән йөгерделәр. Бу юлы инде аерым-аерым үз йортлары тирәсендә түгел, ә Казан шәһәренең Горький ял итү паркына җыелып, бергә-бергә!

Проектта Казан шәһәреннән генә түгел, Апас, Арча, Баулы, Мөслим, Саба, Теләче якларыннан да марафончылар катнашты.

21 көн дәвамында алар һәрберсе иртәнге табигатьнең матурлыгын күрделәр, табигать энергиясен тупладылар, күңелләрен сафландырдылар, фигураларын матурайттылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Соңгы көннәрдә күп дарулар эчеп яшәгән бер марафончы исә бөтенләй бу дарулардан баш тарткан!

Шушы 21 көндә марафончылар үзара бик нык дусларга да әверелделәр. ВКда марафончыларның үз чатлары булды, алар көн саен үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, чын дусларга әверелделәр.

Һәм, иртәгә марафонның соңгы көне дигәндә, барлык марафончылар да Казанның Идел ярына карап торган биналарының түбәсендә урнашкан яңа CasualJoy ресторанында очраштылар.

Ресторанда никадәр тәмле ашаганыбызны әлеге тортка карап белә аласыздыр, шәт! :)

Тәмләп ашап алганнан соң марафончыларны "Белый ангел" компаниясенең лимузины - 24 урынлы Hummer көтеп тора иде. Лимузинга утырып марафончылар 2 сәгать дәвамында Казанның матур урыннары буйлап йөрделәр, фотосессия ясадылар. Барлык марафончыларга да истәлеккә "Лайм" реклама агентлыгы тиз арада ясап биргән футболкалар өләшенде.

Фотосессия вакытында төшерелгән фотоларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез!

Шуның белән быелга #сәламәтиртә марафоны тәмам. Әмма яхшы гадәт - сәламәт яшәү рәвеше гадәткә кереп калган, дип ышанасы килә.

#сәламәтиртә марафонына елның теләсә кайсы көнендә кушылырга була. Әгәр сез дә иртәләрен торып 21 көндә яхшы гадәт формалаштырырга уйласагыз, социаль челтәрләрдә үз диварыгызда фотоларны #сәламәтиртә хэштегы белән урнаштырыгыз! Сәламәт яшәү рәвеше безнең яхшы гадәтебезгә әйләнсен!

ps. Марафон барышын ВКонтакте социаль челтәренә кереп #сәламәтиртә хэштегы буенча күчеп тулысынча карый аласыз.