#әдәбимарафон онлайн татар китапларын уку марафонының җиңүчеләре билгеле

#әдәбимарафон онлайн татар китапларын уку марафонының җиңүчеләре билгеле

Дуслар! 21 көн дәвамында барган #әдәбимарафон интернет-проекты тәмамланды һәм менә әле бүген генә марафонга нәтиҗәләр ясап бетерә алдык.

Нигә шулай соң дигәнгә - марафонда катнашучылар шактый күп булды. Безнең язмаларны шушы 3 атна дәвамында ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә 35 меңнән артык кеше күрде. 50 гә якын кеше, марафонда катнашып, #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә 662, ә Инстаграмда 211 язма урнаштырды.

Хэштеглар саны әле дә арта бара. 21 көндә формалашкан китап уку күнекмәсе кайбер кешеләрнең яхшы гадәтенә әверелде.

Марафон барышында 21 көндә 60 татар язучысының китаплары һәм әсәрләре укылган:

  • Адлер Тимергалин
  • Айгөл Әхмәтгалиева "Баланнарда бал тәме"
  • Айгөл Әхмәтгалиева "Таллы күлдә былбыл бар"
  • Аяз Гыйләҗев "Әсәрләр" 2 том (шуо исәптән - "Тәрәзәләр", "Әтәч менгән читәнгә", "Өч аршин җир", "Өч тәгәрмәчле арба", "Качак", "Йәгез, бер дога!"
  • Барлас Камалов “Язмыш сәхифәләре”
  • Габделбар Ризванов "Ике аккош" 
  • Габделхай Сабитов "Ай сукмагы" 
  • Габдулла Тукай "Кызыклы шәкерт""
  • Галимҗан Гыйльманов "Бөкре", "Оча торган кешеләр", "Китек ай"
  • Гафур Каюмов "Сагынырсың әле син дә бер"
  • Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай", "Кәләпүшче кыз"
  • Гөлнур Айзетуллова "Өч мизгел" 
  • Гөлүсә Батталова "Бер йотым бәхет"
  • Дамир Гыйсметдин "Боҗра буйлап"
  • Дилбәр Булатова "Туй"
  • Әлфия Ситдыйкова "Яшәр өчен килдем"
  • Әмирхан Еники "Гөләндәм туташ хатирәсе", "Әйтелмәгән васыять", "Кичке шәфәкъ"
  • Җәүдәт Дәрзәман "Җиләкле көннәр"
  • Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?" 
  • Зөлфәт "Ходай сулышы"
  • Зөфәр Галиулла "Киндер биштәр"
  • Илсөяр Иксанова "Балан чәчәге"
  • Камил Кәримов  "Игезәкләр йолдызлыгы"
  • Ландыш Габдрахманова "Яшим - димәк, яратам"
  • Лена Шагыйрьҗан "Кәрәз төбе каты бал..."
  • Ләлә Гыймадиева "Мин аңа бәхет телим"
  • Люция Әблиева. "Гөнах шомлыгы", "Сөюемнең тәңресе"
  • Марат Әмирханов "И кылган догам минем"
  • Марат Кəбиров "Бердəнбер һəм кабатланмас", "Мәхәббәт яңгыры"
  • Марсель Галиев "Рух", "Сайланма әсәрләр".
  • Мәгъсүм Насыйбуллин "Күктән иңгән дәлил"
  • Мәдинә Маликова "Янар таулар яктысында", "Арыш тәме", "Өермә", "Алтын ятьмә", "Мендем биек тауларга", "Тылсым", "Язгы такыялар", "Юкә чәчәк аткан чак иде", "Басып сайрар талы бар"
  • "Мин әйттем" җыентыгы
  • Мөсәгыйт Хәбибуллин "Шайтан каласы", "Илчегә үлем юк"
  • Нәбирә Гыйматдинова “Сөйлим, тыңла”, "Беләсеңме, сагындым",  "Үзем генә беләм",  “Ак торна каргышы”
  • Нәкыйп Галимов "Җырчы чишмәләр"
  • Рабит Батулла "Сөембикә", "Юл буенда зәңгәр чәчәк" 
  • Равил Садыков "Моң ага"
  • Рахман Шәфигуллин "Капкын"
  • Рашат Низами "Без яшибез..."
  • Рәмзия Габделхакова "Нишләттегез Гөлкәйне", "Тау артында кояш бар"
  • Ринат Мөхәммәдиев "Истәлек өчен - Гыйлемханга..."
  • Роза Хамидуллина "Күңелем җырлый" 
  • Рөстәм Галиуллин "Юлларда җил ак иде..."
  • Сәйдә Зыялы "Югалту"
  • Суфиян Поварисов "Пәйгамбәр таңы"
  • Тәлгать Галиуллин "Тәүбә"
  • Туфан Миңнуллин, "Сайланма әсәрләр" 8 том,
  • Факил Сафин "Былбыл оясы"
  • Фатих Кәрим "Кыр казы"
  • Фатих Хөсни "Сайланма әсәрләр"
  • Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", "Мәхәббәт - артык мәшәкать", "Хәтер төпләрендә утлы күмер"
  • Фәрит Яхин "Умырзая"
  • Фәүзия Бәйрәмова "Һиҗрәт"
  • Фирдәвис Зариф "Ак бүре рухы саумы"
  • Флүс Латыйфи "Хыянәт"
  • Фоат Садриев "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете"
  • Хәбир Ибраһим. "Ялгыз тәкәрлек"
  • Шәүкәт Галиев "Илһамым - мәхәббәтем"

Иң күп укучы һәм хэштег урнаштыручы, бәйгенең җиңүчесе - Фәния Лотфуллина (Фазлыева). Ул 12 китап укып чыгып ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә #әдәбимарафон хэштегы белән барлыгы 68 язма урнаштырырга өлгергән.

II урын - Люция Аблеева (44 язма) һәм Нәфисә Антоновага (33 язма) бирелә.

III урын - Гөлүсә Батталова, Ләвисә Фәттәхова, Әлфинур Низамиева һәм Йолдыз Әхмәдиевага бирелә. 

Марафонны ахырына кадәр шулай ук Резида Волкова, Рәмзия Мусина, Әдилә Мәрдәнова, Алсу Абаева, Сәвия Тимуршина, Денис Мансуров, Алия Нуртдинова, Инзилә Гыймадиева, Гүзәл Гыйниятова уңышлы үтеп чыктылар.

Марафонда актив катнашучылар арасында Ләйлә Мирзаһитова, Эльза Гыйззәтуллина, Нәзирә Багутова, Сәлимә Юнысова, Динара Мөбарәк, Сөмбел Әхмәтҗанова, Айгөл Талипова, Гөлшат Ситдикова һәм Гөлүсә Закирова, Фирая Абдуллина, Клара Халиуллина, Гөлүсә Шиһапова, Гөлнара Мирзаян, Алсинә Фәсхтдинова, Розалия Кильметова, Фирдүсә Әюпова, Гөлия Замалеева булуын әйтми китми булдыра алмыйм.

#әдәбимарафон проектында катнашкан, татар әдәбиятын үз иткән һәркемне чын күңелдән котларга телим. Туган телебездәге әдәбиятны уку барыбызның да яхшы гадәткә әверелсен иде, дигән теләктә калам!