Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хәерле көн. Саба районыннан Илмир булам. Иң беренче әйтеп үтәм: татар телен саклап калу өчен минем башымда бернинди проект та, уй да, план да юк. Мин бары тик үземнең булган фикерләремне калдырам.
Ана телебезне саклап калу ысуллары бик күптер. Иң мөһим булган ысул – кешеләрнең татар телен саклап калу һәм бу телдә сөйләшү теләге. Теләк булмаса – берни дә эшләп булмый. Ә теләк телнең статусына һәм престижына бәйле. Турысын әйтим. Ничек ана телебезне саклап калу ысулларын эзләп була, әгәр дә әле күптән түгел 2017-нче елда мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскартылды? Әлбәттә, бу карар татар телебезне бетерүдә беренче урында тормый, ләкин нәкъ бу карар ана телебезнең статусын төшерергә мәҗбүр итте. Ничек мин, гади кеше булып, татар телен саклап кала алыйм, әгәр дә өстә утыручылар саклап кала алмый? Алай гына түгел, алар татар телен бетерү, кыру эшләрен алып баралар. Аналар бит чыктылар, татар теле укытучылары митингларга чыкты кыскартмаска дип, гади халык чыкты. Чыгудан ни мәгънә? Безнең фикерләрне, безне аяк астына салып таптыйлар, төкерәләр. Өстә утырган килеш ана телен саклап калырга өндәргә утырып була, ләкин телнең сәгатьләрен кыскартып аны саклап калып булмый.
Ә хәзер булган күренешкә карап китик. 2002 елда Россия буенча татар телендә сөйләшүчеләрнең саны 5,34 миллион кеше булган. 2010 елда бу сан 4,28 миллионга калган. 8 ел эчендә сөйләшүчеләр саны миллионга кимегән сүз бит бу, әйеме? Мин математик түгел, ләкин бу саннарны алып карасаң, 32 ел эчендә телдә сөйләшүчеләр бетә дигән сүз бит бу. Инде шушы 32 елның да 10 елы үткән. Уйланырга мәҗбүр итә, әйе бит?
Алга таба барабыз. Татарстаныбызның каласында 192 мәктәп бар. Шушы 192нең 29-ы – рус-татар мәктәпләре. Боларның 12-се генә – татар мәктәбе. Шул ук калабызда 33 радиостанция, шуларның 4-се генә – татар телендә. Татар киносына килгәндә – ничә елга бер генә яхшы фильм төшерелә, әле аңа да кирәгенчә реклама ясалмый. Татар китаплары... Татар китап нәшриятын сатып буламы? Яки әлегә тукталып торамы бу мәсәлә?
Телнең статусын бетердегез, мәгариф системасыннан телне алып аттыгыз, шул мескен ике сәгатьне тибеп кенә чыгарысы калды, ә хәзер инде татарча китапларны бетерергә омтыласыз.
Минем уйлавымча, ана телебезне саклап калыр өчен тел җәмгыятьтә булган бөтен өлкәдә кулланылырга тиеш – белемдә, мәгърифәттә, мәдәнияттә, эш башкаруда, рәсми даирәдә һәм көндәлек сөйләштә. Бу шартлар булган килеш кенә телебезне саклап калу турында сүз йөртеп була.
Барыннан да элек туган телне, телнең һәм милләтнең тарихын, милли мәдәниятне саклау идеясе һәр кешенең аңына тирән үтеп керсә генә без телебезне саклап кала алабыз.
Башта мәдәниятнең чәчәк атуы өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә чын культура инде калганын үстерә. Милли үзаңны тәрбияләргә, үстерергә кирәк. Милли аң хисе үз тарихына, мәдәниятенә, теленә карата кызыксыну, йөрәк кушуы буенча гына, күңел таләбе буенча, намус һәм вөҗдан таләбе буенча гына тәрбияләнә. Телне эш башкаруга кертү, һәр җирдә һәм һәркайда үз телеңне үстерү, кеше аралашуының барлык дәрәҗәләрендә тел куллану, милли мәктәпләрдә, балалар бакчаларында белем дәрәҗәсен арттыру, сыйфатлы дәреслекләр, сөйләшүләр, сүзлекләр чыгару, халык алдында сөйләшү культурасын арттырганда гына телне саклап калып һәм статусын күтәреп була.
Сез үзегез дә моны яхшы беләсез, филологлар, галимнәр, депутатлар һәм башкалар. Тик менә бу юнәлештә берәүнең дә эшлисе килми, бары телне коткарырга кирәклеге турында гына сөйлисез, ләкин сөйләгәндә телне бетерәсез: мәктәпләрдә татар теленең сәгатьләрен кыскартасыз, татар китап нәшриятына юл ябасыз.
Бәлки минем язуымда барысы да ничек начар, ничек барысы да таратылганы күрсәтелгәндер, ә үзем хәл итү юлларын бирмимдер. Дөресен әйтергә кирәк, мин, кызганычка каршы, нәрсә дә булса эшли алмыйм. Үзем эшли алганны эшләргә тырышам: татар теле өчен оештырылган төрле конкурслар, марафоннарда катнашам, татар фильмнарын карыйм, татар китапларын бирелеп укыйм, үземнең дусларым, туганнарым, әти-әнием белән татарча сөйләшәм. Тик бу минем сөйләшүләрем генә дәүләттәге булган хәлне үзгәртмәячәк.
Иң изге ниятләр һәм теләкләр белән, Илмир.